Чистайда яшәүче кыз бала танышының туганы өчен тавыш бирәм дип, 44 мең сум акчасыннан колак каккан.
Районның полиция бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул күптән түгел кызының телефонына "Туганым өчен тавыш бирче" дигән смс-хәбәр килүен, кызының шул сылтама аша кереп тавыш биргәннән соң банк картасындагы акчасыннан колак кагуын сөйләгән. Сылтама аша кергәч, мошенниклар аның телефонына "юл ачкан". Онлайн банк-кушымтасына кереп, картасында 44 акчасын үзләренә күчергән.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук сакчылары кисәтә: танышыңнан килгән смс хәбәрләргә дә ышанырга ярамый! Ул ниндидер сылтама җибәргән булса, бигрәк тә аң булырга кирәк. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан, иң элек кешенең үзенә шалтыратып, бу смсны дөрестән дә ул җибәргәнме-юкмы икәнлекне ачыкларга кирәк, ди хокук сакчылары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез