Бер минутта нәрсә эшләп була?

Бер минут эчендә сез 20 ТАПКЫР «Әл-Ихлас» сүрәсен укый аласыз.

Бу сүрәне уку Коръәннең ӨЧТӘН БЕРЕН укуга тиң.

Әгәр сез һәр көнне 20 тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен укысагыз, сез әлеге сүрәне БЕР АЙ эчендә 600, ә БЕР ЕЛ эчендә 7200 тапкыр укыган буласыз.

1 минут эчендә сез Аллаһыга ХӘМЕД-СӘНАләрегезне, ШӨКЕРләрегезне ӘЙТӘ, АҢА ЯРАТУЫГЫЗНЫ БЕЛДЕРӘ аласыз.

Сез тормышыгызның һәр минутында: ятып торганда да, урамнан барганда да, транспортта булганда да Аллаһыны искә ала аласыз.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. - بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
1. Куль һүәллаһу әхәд. - قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ

2. Аллаһүс-самәд. - ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ

3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. - لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ

4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд. - وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ

«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән... - بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

  1. Әйт:«Ул – Аллаһ – берәү генә! - قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ
  2. Аллаһ – мәңге булучы. - ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ
  3. Ул тудырмады да һәм тумады да, - لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
  4. һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел». - وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ

("Дин вә мәгыйшәт")

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

иман дога дин ислам

Көн хәбәре