Газетага язылу

Бер Республикада беркем дә өлешчә мобилизация буенча повестка алмаган

Алтай Республикасында яшәүчеләрнең берсе дә өлешчә мобилизация кысаларында повестка алмаган. Бу хакта регион сенаторы Владимир Полетаев сөйләде, дип яза "Татар-информ".

Ул билгеләп үткәнчә, алар республиканың хәрби комиссары белән вәзгыять турында фикер алышкан.

"Хәрби комиссар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Алтай Республикасыннан бер генә кеше дә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылмаган. Хәрби комиссариатлар ир-атлар турындагы мәгълүматларны яңарту буенча эш алып бара, повесткалар җибәрелә», — дип билгеләп үтте сәясәтче үз телеграм-каналында.

Ул төбәкнең 50 дән артык кешесе өлешчә мобилизация башлангач үз теләге белән  китүен һәм тагын 20 егетнең хәрби хезмәт узу турында контракт төзүләрен әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре