Газетага язылу

Бер төн эчендә Россия күгеннән 80 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия территориясендә 80 пилотсыз очкыч юк ителгән. Бу хакта бүген РФ Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, утыз пилотсыз очкыч Краснодар крае территориясендә, ундүрт дронны Кырым Республикасында, ун пилотсыз очкыч Ростов өлкәсендә, сигезе Кара диңгез акваториясендә бәреп төшерелгән.

Брянск һәм Белгород өлкәләре территориясендә бишәр дрон юк ителгән, өчесе Курск өлкәсе территориясендә, икешәр Калуга өлкәсе һәм Азов диңгезе өстендә һәм берсе Воронеж өлкәсе өстендә юк ителгән.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре