Бер үк җыр

Дүшәмбе АКШның финанс министры Скотт Бессент Вашингтонның «Россиягә карата басымны тагын да көчәйтергә әзер булуын һәм Европа партнерларыннан да шул юнәлештәге адымнар көтүен» белдерде. «Россия нефтен сатып алуларын дәвам иткән илләргә карата өстәмә икенчел санкцияләр һәм тарифлар кертү Россия икътисадының «тулысынча җимерелүенә» китерергә мөмкин», – диде ул.

Американнарның планы мондый: ЕС үзенең 19 нчы санкцияләр пакеты кысасында Трамп белән бергә Россия нефтен сатып алучыларны «җәзалау» эшендә катнашачак. Әгәр АКШ һәм ЕС берьюлы эш итсә, дөньяда Россия чималы белән эш итәргә тели торган ил калмаска мөмкин. Мондый блокада беренче тапкыр тормышка ашырылачак һәм базарларда кризиска китермәячәк. Вашингтонда ОПЕК+ Россия хәзер бер көндә саткан 4 миллион баррельлек күләмне җиңел генә алыштыра алачак, дип уйлыйлар.

Аңлашыла торгандыр: яңа санкцияләр Россия–Украина конфликтын туктатырга Мәскәүне ризалаштыра алмау сәбәпле кертелә. Трамп бу уңайдан берничә тапкыр Путиннан гайрәте чигүен әйтте һәм санкцияләрнең яңа фазасына күчәчәген белдерде. Тынычлык вәгъдәләре өләшүче Вашингтон хуҗасы үзе дә ни эшләргә белми аптырый. Тик Трамп кәефенең тиз һәм еш үзгәреп торуын искә алганда, «яңа фаза»ның кичектерелү ихтималы да бар, билгеле.

Мәскәүдә сер бирмәскә тырышалар. 8 сентябрьдә Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков АКШның яңа санкцияләре Россиянең Украина буенча сәясәтен үзгәртмәячәген белдерде. Кремль вәкиле моңарчы кертелгән барлык чикләүләрне «файдасыз» дип атады. Вашингтон һәм аның аркадашлары инде санкцияләр коралын тулысынча файдаланып бетерделәр, дип ассызыклады.

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу уңайдан ачыклады: әгәр Европа Россия газыннан һәм нефтеннән тулысынча баш тартса, Мәскәүнең махсус хәрби операциягә тоткан чыгымнарына якынча 3–6 процентлык зыян киләчәк икән. Үтергеч түгел, шулай бит. Кытай һәм Һиндстанны куркытып, Россия углеводородларын сатып алуларын тыя алсалар гына вазгыять катлауланырга мөмкин. Ике як та артык оптимизм күрсәтә. Вашингтонның ОПЕК илләрен кара алтын чыгаруны кискен арттырырга ризалата аламы-юкмы икәне дә мәгълүм түгел. Гарәпләр чыгаруны кискен арттырса, санкцияләрдән башка да Мәскәүгә җиңел булмас, чөнки кара алтынны үзкыйммәттән түбән бәягә сатарга туры килүе бар. Бу сатмауга караганда да зыянлырак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре