32 яшьлек хатын яңа туган баласын салкында калдырганннан соң, саксызлык буенча үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе.
Тикшерү версиясе буенча, декабрь аенда хатын Дивеевск районының бер авылында урнашкан үз йортында бала тапкан. Ул район хастаханәсендә йөклелек буенча исәптә торса да, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән. Хатын өйдә баласын тапкач аны үле дип уйлап, йорт янына чыгарып куйган, сабый мәетен 10 декабрьдә тикшерүчеләр тапкан. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Хатынның психиатрда исәптә торуы ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез