Бер хатын-кыз лотереяга 1 миллион сум акча откан

Уфада яшәүче хатын-кыз лотереяга 1 миллион сум откан. "Үз бәхетемә ышанмыйча, билетымны егерме тапкыр тикшердем" - дип сөйләгән ул.

Лотерея билетларын Галина "Столото"да сатып алган. Үземнең яраткан 5 (туган көне датасы), 7 һәм 13 саннары булган билетларны сайлап алдым, ди ул.

"Билетларны уйнату эфирын әнием караган да миңа: "Уфада гомер итүче бер кешегә 1 милллион сум отыш чыкты", - дип хәбәр итте. Ә мин зур дулкынлану белән үз билетларымны тикшердем һәм әлеге бәхетле кешенең мин булуын аңладым", - ди.

Отышына Галина күптәнге хыялын тормышка ашырып, дача сатып алырга җыена.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

лотерея

Көн хәбәре