Лениногорскида яшәүче бер хатын-кыз мошенникларның “Россия почтасы” хезмәткәрләре булып шалтыратуыннан соң 1,4 миллион сум акчасын югалткан. Аферистлар, имештер, аның исеменә килгән посылканы алу өчен смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны әйтүен сораганнар.
Шуннан соң аларга хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаганнар. “Полиция хезмәткәрләре” хатын-кызны, янәсе, аферистлар счетыгызга керергә әзерләнә, алардан саклану өчен барлык акчагызны “куркыныч янамый торган счетка” күчерергә кирәк, дип куркыткан.
Хатын-кыз, үзенең саклык акчасы булмаганлыктан, әтисенекен “куркынычтан” саклаган – ниндидер реквизитларга 1,4 миллион сум күчереп куйган.
Берничә көн узгач кына мошенниклар корбанына әйләнүен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез