Омск шәһәрендә яшәүче хатын-кызны, күршеләренең ис-коска шикаятьләреннән соң, 10 мәчесен фатирыннан чыгарырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хата “KazanFirst” Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Шәһәрнең Лукашевич урамындагы йортта яшәүчеләр, 8 нче каттагы фатирның бик шакшы һәм исле булуы сәбәпле, судка мөрәҗәгать иткән.
Аларның әйтүенчә, фатирда 10лап мәче яшәгән. Шул сәбәпле тирә-юньгә начар ис таралган. Бу исә әлеге подъездда яшәүчеләргә зур уңайсызлыклар тудырган. Фатир хуҗасы күршеләрнең зарын ишетергә дә теләмәгән. Суд хатын-кызга фатирын тәртипкә китерергә, начар исне бетерергә тиешлеге турында карар чыгарган. Әмма фатир хуҗасы суд карарына колак салмаган.
 Шуңа күрә башка төбәктә яшәүче кызы, Омскига килеп, әнисенә фатирында ремонт ясатырга, мәчеләрне урнаштырырга ярдәм иткән. Шуннан соң ис-кос беткән. Приставлар, фатирны тикшереп, барысының да тәртипкә китерелүен раслаган. Фатирдан чыгарылган мәчеләрнең алга таба язмышы турында мәгълүм түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез