Газетага язылу

Бердәм дәүләт имтиханнарының вакытын үзгәрткәннәр

Бердәм дәүләт имтиханнары, быелдан башлап, 1 июньнән алдарак үткәрелмәячәк. Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Музаев әйтүенчә, әлеге карар, Президент куйган бурычны үтәү кысасында кабул ителеп, имтиханнарны  оештыруның даими кагыйдәсенә әйләнәчәк.

«Бердәм дәүләт имтиханнары быел беренче тапкыр 1 июньгә кадәр башланмаячак. Моңа кадәр Президент шундый бурыч йөкләгән иде, быел без аны үтәп, алдагы елларда да шулай эшләячәкбез. Фәкать 1 июньнән генә башлаячакбыз», – дигән Рособрнадзор җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, БДИ уздыру вакытын үзгәртү укучыларга имтиханнарына ашыкмыйча әзерләнү, шулай ук чыгарылыш чараларын тынычлап үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре