«Бердәм Россия»: 10 мең сум акчаны һәр пенсионер алачак

Киләсе атнада  Россиядә яшәүче 42,7 млн пенсионер бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акчаны алачак. 30 млн кешегә бу акча пенсия килә торган банк картасына күчәчәк, ә 12,7 млн пенсионерга почта аша 3 сентябрьдән соң таратыла башлый.

Ул барлык пенсионерларга бирелә. Эшлиме-эшләмиме, инвалидлык аркасында пенсиядәме, туендыручысын югалткан кешеме, инвалид баламы – барысы да әлеге 10 мең сумга өметләнә ала.

–  «Бердәм Россия» фракциясе депутатларына бер тапкыр бирелә торган әлеге түләү хакында аңлату бурычы куелды. Акчаны вакытында бирмәү, кемгәдер бирелми дигән сүзләр булмаска тиеш, – дигән «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре, Федерация советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак. – «Бердәм Россия»нең халык программасына килгән тәкъдимнәрнең күбесе өлкән буынны кайгыртуга бәйле иде. Пандемия вакытында алар көтелмәгән кыенлыклар белән очрашты. Шуны күздә тотып Президент аларга 10 мең сум акча бирүне хәл итте.

Россия хезмәт министры урынбасары Ольга Баталина да, акчаның һәр кешегә вакытында  барып җитүен контрольдә тотарга кирәк булачак ди.

–  Әлеге акча кешенең банктагы һәм башка бурычларын каплау өчен тотылып калмаска тиеш. Бу, әлбәттә, законны үзгәртүне таләп итә. Дәүләт Думасындагы яңа чакырылышында «Бердәм Россия»  фракциясе  мондый төзәтмәләрне, әлбәттә, тәкъдим итәчәк, – дигән ул.

Татарстан әби-бабайлары да бу акчаны көтә инде.  Бу хакта ишетүгә үк, кая куясын, кемгә тотасын тәгаенләп куйганнар.

– Башта оныкларга акча биргәндә, бик сөенгән идем. Дәүләт бирмәсә, аларны әби-бабай кайгырта бит. Хәзер менә үзебезгә дә акча киләсен белдек. Акчаның кирәге күп аның. Бөтен әйбер кыйммәт. Дөнья хәлен белеп булмый,  җыелып торсын, – ди Казанда яшәүче Илсур Садыйков.

Ә менә Мамадышта яшәүче Сәлимә Сабирова акчаны алуга 5 оныгыма тигез итеп бүлеп бирәм дип тора.

– Пенсиям җитә. Үземә дә тотам, артыгын балаларыма да бирәм. Чиләбедә эшләгән идем, пенсиям әйбәт чыкты. Әле эшләп тә йөрим. Оныкларымны сөендерәсем килә, – ди ул.

Инде хәбәр иткәнебезчә, пенсионерларга бер тапкыр 10 мең сум акча бирү турында Указга Россия Президенты Владимир Путин 24 август көнне кул куйды. Акчаны алу өчен пенсионерларга бернинди документ та, гариза тутыру да кирәк түгел. Ул Пенсия фонды мәгълүматлары буенча таратыла.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре