«Бердәм Россия» Казан башлыгы вазыйфасына Илсур Метшин кандидатурасын кертте

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVIII конференциясенең икенче этабы 19 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты бинасында узачак.

Мондый карар бүген Төбәк сәяси советы Президиумы утырышында кабул ителде. Республика бердәмроссиялеләре сайлау кампаниясенә йомгак ясарга, шулай ук сәяси совет һәм аның Президиумы ротациясен үткәрергә планлаштыралар. Моннан тыш, бүген утырышта сәяси совет Президиумы әгъзалары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатура буенча тәкъдим керттеләр һәм 14 сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында партиядән күзәтүчеләрне билгеләделәр.

Төбәк сәяси советы Президиумы утырышын Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. «Март аенда җирле үзидарә турында республика законына 2025 елның 28 февралендә имзаланган төзәтмәләр үз көченә керде, – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Гомуми муниципаль реформаның бер өлеше булган әлеге үзгәрешләр җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кагыла һәм республикада җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле моделен саклап калырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, төзәтмәләр нигезендә, хәзер Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы шәһәрнең вәкиллекле органы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайлана».

28 августта республикада Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына кандидатуралар турындагы тәкъдимнәрне алдан карау буенча комиссия төзелде һәм 2025 елның 2 сентябреннән 10 сентябренә кадәр шундый тәкъдимнәр кертү хокукына ия субъектлардан әлеге вазыйфага кандидатуралар буенча тәкъдимнәр җыю игълан ителде.

Шул ук Указ белән кандидатларны алдан карау һәм тәкъдим итү тәртибе расланды. Аерым алганда, кандидатуралар турында тәкъдимнәрне сәяси партияләр, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе кертергә хокуклы.
Төбәк сәяси советы Президиумы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазыйфасына Илсур Метшин кандидатурасын кертте. Бүген кабул ителгән карар килештерү өчен партиянең Генераль советы Президиумына җибәрелде.

Бүген Төбәк сәяси советы Президиумы әгъзалары «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны уздырганда территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә күзәтүчеләр билгеләделәр. Бу сайлау процессын тагын да легитимрак һәм үтә күренмәле итәчәк, дип ассызыкладылар политсовет Президиумы әгъзасын.
Алда торган сайлаулар турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин партия активын аңлату эшен көчәйтергә чакырды. «Республика алдында торган мәсьәләләрне хәл итүгә җаваплы карарга, Татарстанның алга таба үсешенә ярдәм итәргә әзер булган актив кешеләрне җәлеп итү бик мөһим», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре