«Бердәм Россия» ЛНРда яшәүчеләргә мәктәп кирәк-яраклары һәм төзелеш материаллары алып килде

Яңа уку елы башланыр алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активистлары 2 мең рюкзак һәм ЛНР укытучыларына дип 225 папка әзерләде. Бу эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме һәм ярдәме белән партиянең «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында башкарылды, дип хәбәр партиянең матбугат хезмәте.

Яңа төбәкләргә барлыгы тугыз автомобильдә 140 тонна ярдәм алып килделәр. Гуманитар йөкне биредә яшәүчеләр һәм хәрбиләрнең теләге һәм мәрәҗәгатен исәпкә алып җыялар. Исемлекне партия вәкилләренә Татарстанның бу төбәкләрдә эшләүче вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин ай саен тапшыра.

Йөкне озата барган Татарстан делегациясе составында Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары Алинә Әхмәдиев, партиянең җирле бүлекләре секретарьлары һәм район башлыклары, «Бердәм Россия» һәм МГЕР җитәкчеләре, шулай ук Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов һәм ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов керде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре