«Бердәм Россия» нең Татарстан төбәк бүлеге ЛХРга 120 тонна ярдәм җибәрә

27 сентябрьдә Татарстаннан «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар колонна юлга чыга. Алты йөк машинасы Татарстанның шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен кирәкле 120 тонна әйбер илтәчәк. 

Бу эштә республиканың алты районы катнашты: Сарман районынан 20 тонна чиста су, Мамадыштан 15 тонна бәрәңге, өч тонна яшелчә һәм шулай ук ике тонна эчәргә яраклы су; Спас районыннан 14 тонна агач материаллары, җылыткыч һәм электр приборлары; Кайбычтан шулай ук агач материаллары җибәрелә. Минзәләлеләр 18 тонна бәрәңге, 2 тонна яшелчә һәм 8 тонна шешәле су әзерләгәннәр. Балтач районы шулай ук бәрәңге, Нива автомобиле һәм йөк машинасы өчен тәгәрмәчләр озата.
Татарстан халыклары Ассамблеясе Рубежноеда яшәүчеләр өчен 2 млн. сумлык кием сатып алган. Йөкне формалаштыруга һәм җибәрүгә шулай ук ТР Ресоциальләштерү фонды җитәкчесе Данияр Максудов, «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов һәм Казан шәһәренең «Шотокан» карате федерациясе башлыгы Алексей Кокурин үз өлешләрен керттеләр. Тәтеш районы стендка ату өчен 5 мең тәлинкә тапшырды.
Йөкне туплау Партия тарафыннан ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан алынган ихтыяҗлар исемлеге буенча формалаштырыла.
"Төзелеш материалларына һәрвакыт ихтыяҗ зур. Шулай ук Лисичанск һәм Рубежноеның социаль объектлары шешәле су көтә. Чөнки ике шәһәрдә дә безнең сугышчылар өчен хәрби госпитальләр урнаштырылган, һәм анда бу шешәле су бик кирәк. Сезонны һәм яхшы һава шартларын исәпкә алып, зур күләмдә яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге алып барабыз. Республикабыз халыклары Ассамблеясе Рубежноега төрле яшьтәге кешеләр өчен яңа киемнәр җибәрә.
Безнең акциядә катнашкан барлык татарстанлыларга рәхмәт белдерәсем килә. Бу эш ике елдан артык дәвам итә. Без ай саен зур күләмдә гуманитар йөк җибәрәбез. Ике ел эчендә 25 колонна, 168 зур йөк машинасы, 2,5 мең тоннадан артык ярдәм җибәрелде. Бу «Бердәм Россия» нең партия бүлеге, активы эгидасы астында җыелган йөк кенә. Моннан тыш, республика, республика Хөкүмәте, «Игелекле Казан» ягыннан да зур ярдәм күрсәтелә. Шәһәрләр һәм районнар кирәкле әйберләр белән автоколонналарны мөстәкыйль рәвештә дә җибәрәләр, гуманитар ярдәм ташкыны кимеми. Аеруча бүген Лисичанск, Рубежноеда объектларны торгызу мөһим. Республикабыз халкы һәр чакыруга җавап бирәләр, беркайчан да битараф калмыйлар ", - диде Марат Сәмигуллин.
Бу сәфәрдә колоннаны Татарстаннан ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, «Бердәм Россия» нең Спас җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, «Бердәм Россия» нең Кайбыч җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Бердәм Россия» нең Балтач җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Бердәм Россия» нең Минзәлә җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Айдар Сәлахов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата бара.

Бу юлы - «Бердәм Россия” эгидасы астында җыелган гуманитар колонна 26 нчы тапкыр юл ала. Махсус операция барышында Партиянең региональ бүлеге яңа төбәкләргә 2,5 мең тоннадан артык ярдәм тапшырган. Барлыгы 168 йөк машинасы озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре