«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикада халык программасын тормышка ашыру комиссиясе булдырды. Бүген партиянең президиум утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Комиссияне Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова җитәкләячәк. Анда 53 кеше кергән. Әлеге комиссия партиянең халык программасын тормышка ашыруны контрольдә тотачак. Аның программасы халыктан килгән 2,5 миллионлап гозер һәм тәкьдимнәр нигезендә төзелгән. «Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән бәйле бик күп мәсьәләләр бар. Халык программасына алар да өстәлде», – дип ачыклык кертте Татьяна Ларионова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез