Газетага язылу

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге чираттагы гуманитар йөк җибәрде

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 17 фура гуманитар йөк җибәрде. Юлга чыгар алдыннан йөк машиналарын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

36 нчы колонна составында республикадан төзелеш материаллары, азык-төлек, көнкүреш химиясе, махсус хәрби операциядә катнашучыларга шефлык ярдәме һәм башка әйберләр китә.

Чираттагы гуманитар ярдәмне шул исәптән, республиканың Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып барачак.

«Яңа төбәкләр һәм безнең хәрбиләр өчен зур күләмдә гуманитар йөк җыйдык. Бу эштә Татарстан яшьләре дә катнашты. Төзелеш материаллары, эретеп ябыштыру аппаратлары, мотоцикллар, шулай ук социаль өлкә объектлары өчен материаллар алып барабыз», – диде Азат Кадыйров.

2022 елның февраленнән бирле «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тарафыннан гуманитар ярдәм буларак барлыгы 262 йөк машинасы җибәрелгән. Бу – 4 042 тоннадан артык җыелган гуманитар ярдәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре