Праймеризда Россия территориясендә теркәлгән һәр сайлаучы, партиягә карамастан, катнаша алачак. Теркәлү 29 майга кадәр дәвам итәчәк.
«Һәркем «Бердәм Россия» кандидатлары командасын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясый ала, алар хакимияттә кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячак. Теркәлү процедурасы мөмкин кадәр җайлы һәм ачык. Анда катнашу уңайлы һәм куркынычсыз. Без ил халкының чыннан да көчле, җаваплы, алдынгы карашлы кандидатларны сайлауда актив катнашуын көтәбез», – диде «БР» Генераль советы секретаре Владимир Якушев.
Алдан тавыш бирү үзе 25-31 майда узачак. Процедура нәтиҗәләре буенча җиңүче кандидатлар исемлеген партия съезды раслаячак. «БР» кандидатлары өчен праймеризда катнашу 2009 елда ук мәҗбүри булды.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан чыккан кандидатлар өчен электрон алдан тавыш бирү нәтиҗәләренә өстәмә 25% өстәләчәк, дип өстәде матбугат хезмәте.
Татарстанда бүгенге көнгә алдан тавыш бирү процедурасында өч хәрби хезмәткәр катнашачак, тагын берсенең гаризасы карала, дип ачыклады «Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.
«21 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Дәүләт Думасына кандидат булырга теләүчеләр саны – 81 кеше, шуларның 67се теркәлгән, өч кеше кире кагылган, калган гаризалар карауда», – дип аңлатты ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез