“Бердәм Россия”: Татарстан Республикасы – сайлауга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә

“Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә төбәк башлыгын сайлау һәм муниципаль сайлау булган. Казанда сайлаучыларның 50 проценты сайлауга килгән”. “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Владимир Якушев шулай дип белдергән.

“Сайлауга килүчеләр саны буенча лидерлар: Махачкалада – сайлаучыларның 75 проценты, Казанда – 54,5, Смоленскида – 47,2 проценты катнашкан”, – дип билгеләп үткән Якушев “ТАСС” агентлыгында узган брифинг барышында.
Ул шулай ук республикада яшәүчеләрнең Бердәм Россия”дән кандидатка – гамәлдәге Рәис Рөстәм Миңнехановка югары дәрәҗәдә ышаныч күрсәтүләрен билгеләп үткән.
Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов 88,5 процент тавыш җыеп, җиңү яулады. Төбәкләр башлыкларын сайлау кысасында илдә иң югары күрсәткеч бу. Курск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Александр Хинштейн (86,9%) – икенче, Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев (84,5%) өченче урында.
Владимир Якушев, 2020 елдагы белән чагыштырганда, сайлаучыларның партиягә карта ышанычы артуына да игътибар иткән. Законнар чыгару җыеннарына сайлауларда партияне хуплаучылар 13 процентка артып, мандатларның 82 процентын (464 мандаттан 380ен) нәкъ менә “Бердәм Россия” алган.
Партия Рәисе Дмитрий Медведев басым ясап әйткәнчә, ирешелгән нәтиҗә – “Бердәм Россия”нең эзлекле эше нәтиҗәсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день

Көн хәбәре