Анда хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россия Герое, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Александр Лапин, шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин иң күп тавыш җыеп, беренче өчлеккә кергән. Аларның һәркайсы өчен 80 меңнән күбрәк тавыш бирелгән. Алдан тавыш бирү 25–31 май аралыгында узды.
Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитеты рәисе Максим Топилин (72,7 мең тавыш) дүртенче урынга чыккан. Татарстанда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов (64,3 мең тавыш) – бишенче урында.
Бер мандатлы округларда иң күп тавышны Дәүләт Думасы депутатлары Илья Вольфсон, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Марат Нуриев, «Химград» технопаркы генераль директоры урынбасары Алексей Грушин, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җыйган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез