Газетага язылу

«Бердәм Россия»нең яңа Халык программасына 20 меңнән артык тәкъдим килгән

«Бердәм Россия» партиясе Халык программасы өчен тәкъдимнәр җыюны дәвам итә, инде 20 меңнән артык тәкъдим килгән. Бу хакта «Нәтиҗә бар!» форумының Түбән Новгородта узган пленар сессиясендә «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Бу эштә яшьләр активрак катнашыр дип өметләнәм. Сүз алар өчен мөмкинлекләр һәм имин киләчәк турында бара», – дип ассызыклады ул.

Халык программасы – кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле документ, дип өстәде Генсовет секретаре.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре