Бердәм сайлау көнендә 14 меңләп күзәтүче эш барышын күзәткән

Татарстанда узган Бердәм тавыш бирү көнендә җәмәгатьчелек контроле вәкилләре – 14 меңләп күзәтүче сайлау процессын күзәткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат үзәгендә видеоэлемтә аша хәбәр итте.

Ул сайлау участокларында кандидатлардан да, сәяси партияләрдән дә, Иҗтимагый палатадан да күзәтүчеләр булганын искәртте.

«Барлык участоклар видеоконтроль системасы белән җиһазланган иде. 65 территориаль сайлау комиссиясендә видеокүзәтү камералары куелган. Бюллетеньнарны эшкәртүче 44 участокта видеокүзәтү камералары куелган. Калган участокларда – видеофиксация җиһазлары», – диде Андрей Кондратьев.

Ул 14 сентябрьдә җитди хокук бозулар теркәлмәгәнен әйтте.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы ягыннан әйткәндә, медицина ярдәме сорап берничә мөрәҗәгать булган. Бу күбесенчә гипертоник авыру белән бәйле. Барысы да хәл ителгән, ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары урыннарда ярдәм күрсәткән», – дип сөйләде Андрей Кондратьев.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабында гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.

  • 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат өчен тавыш бирделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре