Бердәм сайлау көнендә Чаллыда мәктәп лидерларын да сайлаячаклар

Бердәм сайлау көнендә, 14 сентябрьдә, Яр Чаллыда да елның төп сәяси вакыйгасы – Татарстан Рәисе сайлаулары узачак. Шул ук көнне автошәһәрдә Укучыларның мәктәп советлары спикерлары сайлана. Мәктәп идарәләрендә лидерлык өчен 562 кандидат катнашачак.

Оештыру эшләре 29 августта ук башланды, дип хәбәр итә Яр Чаллы җәмәгатьчелеге белән элемтә буенча мәгълүмати сәясәт идарәсе. Тавыш бирү участоклары 8:00-12:00 сәгатьтә эшләячәк. 16 сентябрьдә сайланган мәктәп лидерлары инаугурация тантанасын узачак һәм укучылар идарәсендә үз вазифаларын башкара башлаячак.

Мәктәп спикерларын сайлау – «Укучыларның шәһәр советы» балалар иҗтимагый оешмасының ел саен үткәрелә торган традициясе.

Шул ук көнне, 14 сентябрьдә, республика халкы Татарстан Рәисе, җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын, ә Яр Чаллыда V чакырылыш шәһәр Советы депутатларын сайлаячак.

«Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы бүлекчәсе алдан үткәрелгән тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган 27 кандидатны тәкъдим итте. Алар арасында эшмәкәрләр, мәдәният вәкилләре һәм хәрби хәрәкәт ветераннары бар. Аларны тәкъдим итү өчен документларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре