Бердәм сайлау көнендә районнарда да күңел ачу чаралары узачак

14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көне. Лениногорск районында Татарстан Рәисен, районның вәкиллекле органнарына депутатлар да сайлаячаклар. Сайлау участогына барып, тавыш биргәннән соң алган беләзек белән үзәк мәйданда узачак концертка килергә була. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында язалар.

15.00 – 16.00 сәгатьләрдә – Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы;

16.00 -18.00 сәгатьләрдә – шәһәр артистлары: Л. Михайлова, И.Галләмова, А. Мортазина җырлый;

18.00 -19.00 сәгатьләрдә – Чаллыдан «Мятные пряники» кавер-төркеме;

19.00 -20.00 сәгатьләрдә – Мәскәүдән «Интонация» төркеме;

20.00-21.30 сәгатьләрдә – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгышы.

Лениногорск районында барлык сайлаучыларның саны – 58 798. Шәһәрдә – 44 493, авыл җирлекләрендә – 14 305.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре