Бердәм тавыш бирү көне алдыннан Татарстанда тынлык көне булачак

Рәис сайлаулары алдыннан Татарстанда 12-13 сентябрьгә каршы төндә тынлык көне башлана. Бу чорда бөтен агитация кампаниясе туктатыла. Тынлык көнендә сайлаучылар кемгә тавыш бирәчәге турында тагын бер кат уйлана.

Татарстан Республикасы Рәисе сайлаулары һәм муниципаль сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, Рәис постына дүрт кандидат дәгъва кыла:

Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия» партиясе) – 2010 елдан республиканың гамәлдәге җитәкчесе, 2015 һәм 2020 елларда яңадан сайланды, аның сайлау алды программасына татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә басым ясала;
Руслан Йосыпов (ЛДПР) – инженер, юрист, эшкуар, ТР Дәүләт Советы депутаты, резидентлар һәм яшьләр белән аралашуга юнәлтелгән;
Хафиз Миргалимов (КПРФ) – тәҗрибәле сәясәтче һәм депутат, традицион кыйммәтләр һәм совет идарә итү мәктәбе вәкиле;
Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары» партиясе) – радиофизик һәм эшмәкәр, социаль гаделлек һәм пенсионерлар мәнфәгатьләрен кайгырта.

Татарстан Рәисе сайлаулары белән бер үк вакытта, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Җирле сайлауларда катнашырга дәгъва итүчеләрнең рекордлы саны – 11,4 меңнән артык кеше теркәлде, бу сайлаучыларга киң һәм төрле сайлау мөмкинлеге бирә.

Сайлауларда: «Бердәм Россия» (5,5 меңгә якын кандидат), «Яңа кешеләр» (1,5 мең), ЛДПР (510), КПРФ (465), «Гадел Россия» (353), шулай ук «Россия коммунистлары», «Россия пенсионерлары» партиясе, «Яшелләр» һәм «Яблоко» тәкъдим ителә. «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәте 160 кандидат тәкъдим итте. Шулай ук сайлауларда 2,6 меңнән артык кеше мөстәкыйль рәвештә тәкъдим итә.

Татарстанда сайлауларда 2752 сайлау участогы эшләячәк, алар иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр ачык булачак.

Якындагы сайлау участогының адресын ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белә аласыз. Моның өчен:

«Актуаль мәгълүмат» битен ачу;
«Санлы сервислар» бүлеген табу;
«Үз сайлау участогын табу» төймәсенә басарга кирәк.

Теркәлү урыны буенча сайлау участогының номерын һәм адресын шулай ук «Дәүләт хезмәтләре»нең төп битендәге «Сайлаулар» баннеры аша белергә мөмкин.

Сайлауларга үзегез белән паспорт алырга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре