14 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан» телемарафоны уза. Ул 8 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итәләр телеканал сайтында.
Марафон барышында тамашачыларга Татарстанның казанышлары һәм җиңүләре, иҗади кешеләр, иң яхшы гаиләләр һәм алдынгы проектлар турында сөйләячәкләр. «Бу чын мәгънәсендә республикабызга мәхәббәтеңне белдерү көне булачак! Республика өчен иң мөһим көн – Татарстан Рәисен сайлау көне!» – дип язылган хәбәрдә.
Телемарафон Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән башлана. Марафон барышында ике пар алып баручы (Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Иван Остроумов, Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов) эшләячәк.
ТНВ студиясендә бер көндә барлыгы 150гә якын кунак булачак, алар арасында сәясәт белгечләре, күзәтүчеләр, экспертлар бар. «Яңалыклар»ның сайлау участокларыннан репортажлар, ТР Рәисен сайлауда катнашучылар турында мәгълүматлар, тавыш бирүдән башлангыч нәтиҗәләрне үз эченә алган махсус чыгарылышлар көтелә.
Шулай ук «Болгар радиосы» радиостанциясеннән, махсус хәрби операция зонасыннан, Мәскәүдән һәм республика районнарыннан, «Казан» Гаилә үзәге янындагы концерттан (анда телеканалның алып баручылары Идел Кыямов һәм Ләйсән Хөснуллина эшләячәк) турыдан-туры эфирлар планлаштырылган.
Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Эльза һәм Артур Исламовлар һәм башка татар эстрадасы йолдызлары, шулай ук «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары конкурсында җиңүчеләр, «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь йолдызлары, хезмәт династияләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары вәкилләре студиянең кунаклары булачак.
Болардан тыш, ТНВ телеканалы алып баручылары туры эфирда 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле ияләренең исемнәрен атаячак. Әлеге бүләкләрне, #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсында катнашып, Татарстанның һәр гаиләсе ота ала.
Татарстан Республикасы Рәисен сайлау 14 сентябрьгә билгеләнгән, барлык сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Шул ук вакытта, Татарстанда 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез