Бердәм тавыш бирү көнендә юл йөрү бушлай булачак, ярминкәләр үткәреләчәк, бүләкләр тапшырылачак

Түбән Кама район советы аппараты җитәкчесе Ришат Нәфыйков «Эшлекле дүшәмбе»дә сөйләп үткәнчә, 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә – Татарстан Рәисен һәм вәкиллекле җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау булачак. Районда сайлаучыларның гомуми саны – 200 мең чамасы, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы сайтында.

Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучыларга үзләре өчен уңайлы урында тавыш бирү мөмкинлеге бирердәй «Мобиль сайлаучы» системасы эшләячәк. Сайлау көнендә кая да булса китүне планлаштыручыларга 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күп функцияле үзәк офисларында, территориаль сайлау комиссияләрендә, шулай ук участок сайлау комиссияләрендә булу (тору) урыны буенча тавыш бирү турында гариза тапшырырга мөмкин.

Сайлау участогына килә алмаучыларга өйдә тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Мондыйларга 12 сентябрьгә кадәр – Дәүләт порталы аша, 14 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр – участок сайлау комиссиясенә гариза тапшырырга кирәк.

Бәйрәм рухын булдыру өчен сайлаучыларга бик бай программа әзерлиләр. Тәүге тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Бу көнне җәмәгать транспортында (шәһәр маршрутлары буенча автобус һәм трамвайлар) юл йөрү бушлай булачак. Түбән Кама медиклары сайлау участоклары янәшәсендә «Сәламәтлек нокталары» һәм күчмә флююрографлар оештырачак.

Моннан тыш сайлаучыларны иҗат коллективларының чыгышлары, мәдәни чаралар, камыр ризыклары һәм кайнар эчемлекләр белән буфетлар, шулай ук җирле җитештерүчеләр катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә. Социаль челтәрдә республика һәм муниципаль бәйгеләр үткәреләчәк.

Ришат Нәфыйков басым ясап әйткәнчә, сайлау – әһәмиятле сәяси вакыйга гына түгел, Татарстан яшәүче һәркемнең аңлы рәвештә 5 елга үзенең киләчәген сайлау мөмкинлеге дә. «Алдагы 5 елда тормышыбызның, балаларыбыз тормышының нинди булачагы шуңа бәйле», – дип басым ясап әйткән ул.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре