2025 елгы Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар барышын 165 меңнән артык күзәтүче игътибарда тотачак, дип белдерде РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Тавыш бирү көннәрендә сайлау комиссияләренә күзәтүчеләр билгеләргә хокуклы субъектлар тарафыннан барлыгы 165 мең күзәтүче: участок сайлау комиссияләренә – 164 997, территориаль сайлау комиссияләренә – 514 һәм округ комиссияләренә 8 эшләячәк», – диде Памфилова тавыш бирү башлануы турындагы брифингта.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез