Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда тәгаен нинди автомобильләрнең уйнатылачагы мәгълүм булды

#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесен* оештыручылар 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көнендә нинди автомобильләрнең уйнатылачагы турында игълан итте. Ике җиңүчегә Sollers ST8 вездеходы тапшырылачак.

Россиядә җитештерелгән тулы приводлы пикап бу. Машина 5 кешене сыйдыра. Йөк күтәрүчәнлеге – 900 килограмм. Sollers компаниясенең төп сәнәгать мәйданчыклары нәкъ менә Татарстанда урнашкан.

Ике вездеходтан тыш, көн дәвамында фотобәйгедә катнашучылар арасында очраклы рәвештә iPhone 16 смартфонының 11 хуҗасы сайлап алыначак.
Татарстанда узган елда да сайлау вакытында шундый ук фотобәйгеләр үткәрелгән иде.

#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотобәйгесе инде бу якшәмбедә үк башлана. Татарстан Республикасында яшәүче һәрбер гаилә, сайлауга барып һәм фотобәйгедә катнашып, 11 iPhone 16 смартфоны арасыннан берсен һәм автомобиль отарга мөмкин.

Бәйгедә катнашу өчен:
1) 14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә «Всей семьей на выборы» дип язылган махсус браслет (аны тавыш биргәннән соң сайлау участогыннан алырга мөмкин) белән Татарстан сайлау участогы фонында (урам ягыннан) гаилә белән фотосурәткә төшәргә;
2) 14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә «ВКонтакте» социаль челтәрдәге үз сәхифәңдә ике мәҗбүри хэштег – #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларын куеп, фотосурәтне урнаштырырга.

Мәҗбүри шартлары:

  • Гаилә белән фотосурәт урам ягыннан – сайлау участогы фонында төшерелергә тиеш. Фотосурәттә кайсы сайлау участогы икәнен күрсәткән алтакта, плакат яки баннер булырга тиеш.
  • Фотосурәттә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә тапшырыла торган кимендә 1 махсус браслет күренергә тиеш.
  • ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларының комментарийларда түгел, бәлки фотосурәт белән бер постта булуы шарт.
  • Татарстанда даими яки вакытлыча пропискага ия булган кеше генә фотобәйгедә катнашырга мөмкин.
  • Фотобәйгедә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси сәхифәләрдә урнаштырылган фотосурәтләр (катнашучы 18 яшькә җиткән булырга һәм социаль челтәрдәге сәхифәсе фотобәйгене уздыру вакытында ачык булырга тиеш) катнаша.

Барлык мәҗбүри шартлар белән «Татарстан Алга» фотобәйгесенең «ВКонтакте» төркемендә, «Правила фотоконкурса 14 сентября 2025» бүлегендә танышырга мөмкин.

Барлык призларны уйнату 14 сентябрьдә ТНВ телеканалында «Татарстан Алга» бәйгесенең «ВКонтакте»дагы төркемендә күрсәтеләчәк.

* Фотобәйге лотерея һәм реклама булып тормый, фотобәйгедә катнашу – бушлай һәм ирекле.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре