Бердәмлек бәйрәмнәре: Иван Купала, Уяв, Питрау

Милләтләргә бай республика булгач, Татарстанда милли бәйрәмнәр дә күп. Әйтик, бу атнада гына да славян мәдәниятенең Иван Купала һәм чуашларның Уяв бәйрәмнәре көтелә. Аннан соң чират Питрауга җитә... Кайсына гына барсагыз да, колач җәеп каршы алачаклар, күңелегезне ачтырып озатып калачаклар.

Серле бәйрәм

Нәрсә: Иван Купала

Кайда: Яшел Үзән, «Каенлык» паркы

Кайчан: 7 июль

Славян мәдәниятенең Иван Купала бәйрәмендә элек-электән яшьләр күңел ачкан. Серле булуы белән җәлеп иткән ул аларны. Шуңа күрә республика күләмендә уздырылачак быелгы бәйрәм дә күбесенчә яшьләргә атап оештырылачак. Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин вәгъдә итүенчә, Иван Купалага килгән кунаклар такыялар үреп, җырлы-биюле әйлән-бәйләндә катнашып, остаханәләрдә төрледән-төрле эшләнмәләр ясап, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ача алачак. Моннан тыш, бәйрәмдә Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән фольклор коллективлары, «Zventa Sventana» төркеме һәм Юрий Усачев чыгышлары да көтелә.

Утызынчы мәртәбә

Нәрсә: Уяв

Кайда: Әлки районының Сихтермә авылы

Кайчан: 8 июль

Чуаш мәдәниятенең Уяв бәйрәме борынгыдан ук язгы кыр эшләре тәмамлангач билгеләп үтелгән. Татарстанда ул, нәкъ башка бәйрәмнәр кебек үк, чуаш кына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерүче чара булып тора. Узган ел 10 мең кеше килгән булса, быел Уявка 15 мең кунак көтәләр. Татарстанның чуаш хатын-кызлары берлеге рәисе Сильвия Чаркина сүзләренчә, утызынчы мәртәбә уздырылачак әлеге бәйрәмгә кунаклар Красноярск, Новосибирск, Төмән, Санкт-Петербург, Мәскәүдән, шулай ук Татарстанга якын төбәкләрдән – Чувашия, Башкортстан, Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләреннән киләчәк.

Җөридә җөрү

Нәрсә: Питрау

Кайда: Мамадыш районының Җөри авылы

Кайчан: 15 июль

Быел керәшен мәдәниятенең Питрау бәйрәме дә «түгәрәк» юбилеен билгеләп уза – Тырлау аланы кунакларны 25 нче мәртәбә кабул итәчәк. Быел монда Татарстанның 20 районы һәм Россиянең 4 төбәгеннән барлыгы 50ләп фольклор коллективы һәм 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә. «Тырлау» ярминкәсе, түгәрәк уен, балалар өчен «Айбагыр» мәйданчыгы, учак янында «Арулану» уены, «Җәшләр җыены» – кыскасы, бәйрәмдә олысы да, кечесе дә үзенә ошаган шөгыль таба алачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Традиция буенча, Питрауда Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең иң көчле көрәшчеләре дә бил алышачак.

Фото: "Татар-информ"

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре