Газетага язылу

Беренче баласы туган аналарга «хезмәт хакы» түләргә тәкъдим иттеләр

Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов «Бердәм Россия» программасына беренче баласы туган әниләргә һәм әбиләргә «хезмәт хакы» түләүне күздә тоткан төбәк инициативасын кертергә тәкъдим итте.

Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, төбәктә беренче баласы туган аналарга өстәмә түләү практикасы барлыкка килгән, аның күләме ил буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җитә. Губернатор әйтүенчә, май аенда «Бердәм Россия» фракциясе инициативасы белән өлкәнең законнар җыенында тагын бер ярдәм чарасы эшләтеп җибәргәннәр: хәзер баланың әнисе урынына декрет ялына әбисе яки бабасы китә ала, алар шундый ук түләү ала.

Өлкән буын яшь әти-әниләргә карьераларын дәвам итәргә һәм бер үк вакытта оныкларын тәрбияләүдә катнашырга ярдәм итә, ди ул.

Губернатор әлеге тәҗрибәне партиянең гомуми программасына кертергә була дигән фикердә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре