Бу идея Артурныкы булган. Аның әйтүенчә, зур аудиторияне халыкның популяр җырлары белән таныштырасы килгән.
– Татар җырына кушылып биесәк, бик шәп килеп чыгар, - дип уйладым диде ул тамашаны алып баручы Алина Заһитовага биргән әңгәмәдә. – “Туган як” җыры бик киң таралган. Аны күп кеше яттан белә.
Артур, чыннан да, теләгенә иреште. Аларның чыгышын жюри да бик яхшы бәяләде. Биючеләр бал, чәкчәк кебек күчтәнәчләрне дә мулдан өләштеләр.
Софья Акатьеваның әти-әнисе кайчандыр Казанда яшәгән. Әтисе эшләгән, әнисе медицина институтында укыган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез