Газетага язылу

Беренче кварталда федераль бюджетта дефицит күләме 4,6 триллион сумнан артып киткән

Россия Финанс министрлыгының башлангыч бәяләмәсе буенча, беренче кварталда федераль бюджетта дефицит күләме 4,6 триллион сум тәшкил иткән.

Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2,6 триллион сумга зуррак сан бу.

 

Беренче 3 айда федераль бюджет кереме 8309 миллиард сум (былтыргыдан 8,2 процентка кимрәк) тәшкил иткән. Шул ук вакытта чыгымнар 17 процентка артып, 12,9 триллионга җиткән. Министрлыкта әйтүләренчә, ел башында бюджет дефицитының зур күләмдә булуы чыгымнар өчен акчаның алдан ук юллануына бәйле.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре