Бу вакытта шәһәр үзәгендә марафон узачак һәм юлларның бер өлеше ябылачак.
27 апрельдә 22:00 сәгатьтән Үзәк стадион янындагы парковка зонасы ябылачак. 29 апрельдән Ташаяк урамында хәрәкәт чикләнәчәк, ә 1 майдан 3 майга кадәр Ташаяк урамын, ЦУМ һәм Спорт сарае арасындагы юлны, шулай ук Коротченко һәм Мәскәү урамнарының бер өлешен тулысынча ябачаклар.
Машина йөртүчеләрне маршрутны алдан планлаштырырга, шулай ук юл күрсәткечләре һәм полиция хезмәткәрләре таләпләрен үтәргә чакыралар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез