Ул тарихи һәм чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән. 25 сентябрьдә аның премьерасы Казан тамашачысына инде тәкъдим ителде. Гаилә белән карау өчен кызыклы фильм.
Фото: kinospartak.ru
Сюжет буенча вакыйгалар 1908 елда Санкт-Петербург шәһәрендә башлана. “Автомобиль” журналының баш мөхәррире Андрей Нагель ( иван Янковский уйный) талантлы инженер Дмитрий Бондаров (Юра Борисов уйный) белән Ригадагы Рус-Балтыйк заводында үзебезнең автомобильне җитештерү идеясе белән яна башлыйлар. Нәтиҗәдә хыял тормышка аша һәм беренче Россия автомобиле Монакодагы Раллида катнашырга бара. Фильмны төшерүдә 25 ретро-автомобиль кулланыла, шулай ук XX гасырга төгәл туры килгән 10 машина эшләргә туры килә. Маҗаралы фильмны кино сөючеләр барлык кинотеатрларда карый ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез