Киләсе атнадан укучылар көзге каникулга китәчәк. Берәүләр авылга әби-бабайга – кунакка, икенчеләр җылы якка җыена. Диңгездә балык тотар өчен кармагын әзерләп куючысы да бар. Ялларда 23 районда 40 лагерь эшләячәк. Анда 7 меңгә якын баланы көтәләр. Ә сезнең балалар ничек ял итәчәк?
Казанда яшәүче Сармановларның уллары ялын Чүпрәле районында уздырачак. Аның өчен иң рәхәт ял дәү әнисе янында икән.
– Илназыбыз, дәү әнигә булышасы бар, дип каникулны көтеп тора. Утын өясе, бакча казыйсы... Эшләре шактый. Мунчасын да яга. Әбисе белән сөйләшеп утырырга ярата. Кечкенә чакта тавыклар ашатып мәш килә иде. Беренче сыйныфка кергәндә, бездән елый-елый 11 чебеш алдырды. Аны балконда үстердек. Аннан авылга кайтардык. Кызыбыз да авыл җанлы булып үсте. Анысы студент инде, – ди ике бала анасы Зөлфия.
Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Булат Бәдретдинов ял итәргә Кызыл диңгезгә бармакчы. Өч яшьтән бирле гаиләсе белән җылы якка йөри икән.
– Балык тотарга яратам. Әмма ялларда күл буена төшеп булмас инде. Ләкин аны диңгездә тотарга исәбем бар. Кармакларымны әзерләп куйдым. Тунец балыгы эләктерәсем килә, – ди Булат. – Уку арытырга өлгермәде әле. Беренче чирек кенә тәмамлана бит. Имтиханнарга әзерләнәбез. Физика, география фәннәрен сайладым. Исәбем – унынчы сыйныфка калу. Казан дәүләт энергетика университетына укырга барырмын дип ниятләп торам. Мәктәп яны лагерьларында «Алдынгылар хәрәкәте көннәре» үтәчәк. Сменалар Бөгелмә, Кукмара, Тәтеш, Чаллыда оештырылачак. «Идел» яшьләр үзәгендә «Асыл» татар яшьләре мәктәбе сменасына илнең 21 төбәгеннән 80 үсмер киләчәк. «Добрый» лагере волонтерларны җыя. Һәрберсе үз программасын булдырган.
– Каникул вакытында балаларны ял иттерү яклы без. Әмма белемгә бәйле кайбер чаралар узачак. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә олимпиадалар төгәлләнеп килә. Анда җиңүчеләр каникул вакытында район этабына әзерләнә ала. Мәктәпләрдә «Алдынгылар хәрәкәте көннәре» үтәчәк. Республикада узачак Яшьләр форумында катнашырга теләүчеләр бар. Түгәрәкләр дә туктатылмый, – ди Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Эльмира Мәгъсумова.
Алабуга гимназиясенең 2 нче сыйныф укучысы Гөлсирин Һадиуллинаны әти-әнисе лагерьга яздырган. Биш көн ял өчен 8200 сум түләргә кирәк. Алдан өлгергән ота. Юлламаны 15 процент ташлама белән эләктереп калганнар.
– Кызыбыз укырга ярата. Каникулда да өйдә генә утырасы килми. Күңелсез, ди башлый. Шуңа күрә лагерьга барырга булды. Анда төрле мастер-класслар, уеннар оештырачаклар. Башка балаларыбыз зур инде, – ди дүрт бала анасы Айгөл Һадиуллина.
Әти-әниләр ялны балалары истә калдырырлык итеп уздырырга тырыша. Алар арасында, балалар белән күңел ачу үзәкләренә барабыз, диючеләр дә бар. Биектаудагы страуслар, Балык Бистәсендәге кыргый ферманы күрергә теләүчеләр дә юк түгел. Беркая да бармаганнар исә өендә кино карап, лото, шахмат-шашка уйнап үткәрмәкче. Тәмле ризык пешереп, табын янында сөйләшеп утыру да арагызны якынайтып җибәрер.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез