Казанда якын арада ук Һиндстанның генераль консуллыгы ачылачак. Киләчәктә бездә әлеге ил медицинасына нигезләнгән сәламәтлек үзәге дә үз ишекләрен ачарга мөмкин. Уртак эшчәнлек өчен мөмкинлекләр шактый. Бу хакта Татарстан башкаласында уза торган «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумында сөйләшәләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум кысасындагы иртәнге бизнес-ашта катнашты. Кунакларны сәламләп, ул мондый чараның тәүге тапкыр гына оештырылуын әйтте һәм «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумында катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, форум уртак проектларны гамәлгә ашыруда башлангыч нокта булачак. Шулай ук ул Россия – Һиндстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде республика башлыгы.
– Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысасында Һиндстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләрнең Хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча даими эш алып бара. Без бу эштә төбәк дәрәҗәсендә катнашырга әзер. Республиканың Һиндстандагы хезмәттәшләре белән эшләү тәҗрибәсе бар. Татарстанга сезнең ил делегацияләре, рәсми һәм эшлекле даирәләр килә. Безнең республика вәкилләре шулай ук Һиндстанда еш кунак була, без провинцияләр белән танышабыз, алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе белдергәнчә, Казанда тиздән Һиндстанның Генераль консуллыгы эшли башлаячак. Моннан тыш, Һиндстанда республиканың сәүдә-икътисадый вәкиллеген ачу буенча да эш алып барыла. «Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше әлегә зур түгел, әмма узган ел нәтиҗәләре буенча, ул ике тапкыр арткан. Бу – зур мөмкинлек. Татарстан – зур сәнәгать үзәге. Республикада автомобильләр, кораблар, вертолетлар, газ җиһазлары җитештерәләр. Шул исәптән без экспортка да йөз тотабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе республиканың мөмкинлекләрен игътибар белән өйрәнергә өндәде. «Татарстан инвестицияләр җәлеп итү буенча илкүләм рейтингта алдынгы урында тора. Без Һиндстан бизнесы өчен Россия базарына керү ноктасы булырга әзер», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Һиндстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе Винай Кумар белдергәнчә, генераль консуллык ачу урыны итеп нәкъ менә Казанны сайлау очраклы гына түгел.
– Татарстан башкаласында Һиндстанның генераль консуллыгы ачылу озак вакыт таләп итмәс. Ул киләсе айда ук эшли башлаячак. Татарстан – инвестицияләр җәлеп итү өчен бик кызыклы төбәк, безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез зур. Шулай ук биредә Һиндстаннан күп студентлар белем ала, – диде дәрәҗәле кунак.
Винай Кумар белдергәнчә, бүген Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа баскычка күтәрергә вакыт җитте. Сүз уңаеннан, Татарстан белән Һиндстан бергәләп тормышка ашырырга мөмкин булган кайбер проектлар турында иртәнге аш вакытында ук әйттеләр. Аерым алганда, Казанда Һиндстан медицинасына нигезләнгән сәламәтлек үзәге төзү фикере яңгырады.
Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 2019 елдан бирле тотрыклы үсештә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин форумның пленар утырышында әйтте.
– Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 359,4 миллион доллар тәшкил итте, – дип белдерде Хөкүмәт җитәкчесе.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республика үз предприятиеләре продукциясен Һиндстан базарына чыгарырга тели. Бүген республиканың күп кенә предприятиеләренең Һиндстанда эшлекле хезмәттәшләре бар инде. Мисал итеп, КАМАЗ, «Татспиртпром» кебек предприятиеләрне искә алдылар. Татарстан Премьер-министры искәрткәнчә, Казан белән Һиндстан шәһәрләре арасында туры авиаэлемтә булдыру да мөһим.
– Һиндстан – эчке базары гаять зур булган ил. Татарстан предприятиеләре анда эшләргә һәм Һиндстандагы хезмәттәшләре белән уртак проектларны гамәлгә ашырырга тели, – диде Алексей Песошин.
Татарстан Премьер-министры әлеге форумның ел саен уздырылачагына һәм Россия – Һиндстан сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре үсешенә үз өлешен кертәчәгенә ышаныч белдерде. Пленар сессия башланганчы, Алексей Песошин Һиндстаннан килгән коллегалары белән бергә махсуслаштырылган күргәзмә карады. Анда Татарстан һәм Һиндстан предприятиеләре катнаша.
Исегезгә төшерәбез: «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы Казанда 8–9 октябрьдә уза. Форумның эшлекле программасы кысасындагы төп чаралар Бәшир Рәмиев исемендәге IТ паркында була. Моннан тыш, ике яклы очрашулар, сәнәгать экскурсияләре, Һиндстан чәе белән сыйлау да каралган. Форум Һиндстанның Россиядәге илчелеге ярдәмендә үткәрелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез