1 нәтиҗә. ҖИҢҮ
Казанда узган БРИКС Уеннарында Россия җыелма командасы барлыгы 509 медаль яулады. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов әйтеп узганча, медальләрнең 266сы алтын, 142се көмеш, 101е бронза. Медальләр саны буенча икенче урында – Беларусь командасы. Бу ил җәмгысы 247 медальгә ия булды. Өченче урында – Кытай. Алар Уеннардан 62 медаль алып кайтып китте. Барлыгы 38 ил вәкиле медаль откан. Министр әйтүенчә, Россия җыелмасы составындагы Татарстан спортчыларының уңышлары куандыра. Безнекеләр 38 алтын, 14 көмеш, 7 бронза медаль яулады. Гомумән алганда, БРИКС Уеннарында 82 илдән 5460 катнашучы килгән. Шуларның 2 меңнән артыгы – спортчылар.
2 нәтиҗә. МИРАС
БРИКС Уеннарын оештыру 1,2 млрд сумга төшкән. Зур халыкара чаралар өчен бу әллә ни зур сумма түгел анысы. Төп акча – федераль бюджеттан. Татарстан исә ярышларга 200 млн сум акча бүлеп биргән. 100 млн сум акчаны иганәчеләрдән алганнар. «Партнерларыбыз булышты. Минемчә, шушы кыска вакыт һәм әлеге сумма өчен, без бик лаеклы чара оештырдык», – дип саный Владимир Леонов.
Уеннардан соң да җуелмый торган нәрсәләр дә бар бит әле. Ул да булса – инфраструктура мирасы. Яңартылган, тәртипкә китерелгән спорт корылмалары, юллар, иҗтимагый киңлекләр, дисеңме. Спортчылар китсә дә, болары – халыкка кала торган нәрсәләр бит.
3 нәтиҗә. ТАНЫЛУ
Казандагы ярышлар турында сөйләделәр дә, күрсәттеләр дә, аны кызыксынып күзәттеләр дә. Саннар да шуны раслый. Әйтик, Уеннарны 205 матбугат чарасыннан 750ләп журналист яктырткан. Шуларның 109ы – чит ил матбугат чарасы. Телетрансляция аша ярышларны 19,67 млн кеше караган. Интернетта исә – 21,74 млн.
Казандагы ярышларны спорт мәйданчыкларына килеп караучылар да күп иде. Оештыручылар тәкъдим иткән статистикага караганда, тамашачылар аеруча фехтование (трибуналар 100 процентка тулган), суга сикерү (98), нәфис гимнастика (98), синхрон йөзү (94), өстәл теннисы (95) кебек ярышларны үз иткән.
– Быел илебез ике зур халыкара чараны кабул итте (берсе – Киләчәк Уеннары – Авт.). Икесе дә Казанда үтте. Безнең өчен бу зур җаваплылык иде, әмма без кабат бергә булдыра алуыбызны күрсәттек, – диде республиканың спорт министры.
4 нәтиҗә. ТӘҖРИБӘ
Билгеле булганча, киләсе БРИКС Уеннарын Бразилиядә үткәрәчәкләр. Владимир Леонов сер итеп кенә шуны әйтте: бу ил вәкилләре монда чакта ук «оештыру ягыннан сезнең дәрәҗәгә якын да килеп булмас» дигәннәр. Моңа җавап итеп спорт министры: «Булышырбыз!» дип ышандырган. Татарстан саран түгел лә ул!..
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез