Өч төбәктән берьюлы алты көрәшчегә халыкара класслы спорт мастеры исеме бирелде. Бу хактагы карарны Россиянең спорт министры Михаил Дегтярев имзалаган.
Карар нигезендә Татарстан көрәшчеләре Алексей Абрамов һәм Ранис Гыйләҗетдинов, Чувашия Республикасы спортчысы Шамил Вахитов, Башкортстан көрәшчеләре Айгиз Зәйнетдинов, Артур Зөлкәрнәев һәм Дим Хәйруллин халыкара класслы Россиянең спорт мастеры исеме бирелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез