Берьюлы ике урында эшләүчеләргә больничный түләнмәвен әйттеләр

Әгәр төп эш урыны буенча больничныйда булган хезмәткәр авырган вакытта берьюлы ике урында эшләвен һәм аның өчен керем алуын дәвам итсә, аңа больничный түләнмәячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Социаль фонды документына сылтама белән хәбәр итә.

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр берьюлы ике урында эшләү дистанцион рәвештә башкарылса да бирелмәячәк, диелә документта.

Социаль фондта больничный түләнмәвен табиб тарафыннан билгеләнгән режимны үтәп эштән азат итүнең барлык эш урыннарына да кагылырга тиешлеге белән аңлаталар. Юкса, бу өстәмә финанс чыганагы һәм мондый ялга хокуктан файдалану булып санала.

Моннан тыш, документта билгеләп үтелгәнчә, «табиб тарафыннан билгеләнгән дәвалау режимын үтәмәү сәламәтләнү процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин, ә табиб рөхсәтеннән башка эшкә чыгу медицина ярдәме күрсәтү шартларын бозуның берсе булып тора».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре