Газетага язылу

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия туристлары MАХ мессенджерын чикләүләрсез куллана ала

MАХ илкүләм мессенджеры Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә чикләүләрсез эшли. Россиядән килгән кулланучылар тавыш һәм видео белән шалтырата, языша һәм җирле кәрәзле челтәрләр аша каналларга языла ала, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә WhatsApp (экстремистик дип танылган һәм Россия Федерациясендә тыелган Meta компаниясенә карый) һәм Telegram аша тавыш һәм видео белән шалтырату мөмкинлеге чикләнгән. Бу телекоммуникация өлкәсен җайга салу үзенчәлекләре белән бәйле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре