Бу хакта транспорт министры Андрей Никитин хәбәр итте, дип яза “ТАСС”. “Илебезнең кайбер авиакомпанияләре, мәсәлән, “Аэрофлот” һәм S7 үзебезнең мессенджер аша билетлар сату сервисын булдырды. Бу җәһәттән тәфсилле мәгълүматлар аларның сайтларына урнаштырылган”, – дигән ул. Моңа кадәр Никитин хәбәр иткәнчә, министрлык алга таба пассажирларны цифрлы ID ярдәмендә самолетка һәм поездга утыртуны күздә тота. Бу сервисларның кайчан эшли башлаячаклары билгесез әле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез