Берничә көн элек югалган ир-ат мәете табылган

Киров өлкәсе Кильмез районында полицейскийлар берничә көн элек югалган ирне тапкан.

Хәбәр итүләренчә, эчке эшләр министрлыгының төбәк мдәрәсенә ир-ат югалуы факта буенча бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Су буенда ял иткән вакытта ир-ат исерек хәлдә «Рено Дастер» машинасына утырып утын артыннан юнәлә. Ике көн уза - ир әйләнеп кайтмый, ә аның кесә телефоны сүнек була.

Полиция хезмәткәрләре югалган кешене эзли башлый. Якын-тирәне, елга яры буенча эзләү барганда полиөия хезмәткәрләре бер балыкчы белән аралаша. Ир-ат ул төнне  басмадан суга нәрсәдер төшкзн тавыш ишетүен әйтә.

Эзләүләр елгада дәвам итә. Су астында «Рено Дастер» табыла. Автокран ярдәмендә машинаны өслеккә күтәрәләр, автомобиль йөртүче эчке якта була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре