Бер урынга – 27 кеше. Казанда «Батырлар. Герои Татарстана» республика программасының соңгы сайлап алу этабы узды. Бу елның февралендә игълан ителгән программада 1,6 меңнән артык кеше катнашу теләген белдерде. Белгечләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшүдән гыйбарәт булган дүртенче этапка кадәр килеп җиткән 120 кешенең яртысы парта арасына утырачак.
Билгеле булганча, махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен «Батырлар. Герои Татарстана» программасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Аның асылы ил күләмендә башланган «Геройлар заманы» программасына охшаган. Максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасында эшләү өчен җитәкчеләр әзерләү.
– Программа кысасында барлыгы 1604 гариза кабул иттек. Бу урында шуны да искәртик: катнашучыларның яртысы – 40 яшькә кадәрге кешеләр. Моңа кадәр алар анкета тутырды, тест узды, эссе язды. Махсус әзерлек узган белгечләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшү этабына барлыгы 120 кеше килеп җитте, – дип сөйләде КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры, «Батырлар. Герои Татарстана» республика программасын тормышка ашыру мәйданы җитәкчесе Игорь Привалов. – Әңгәмәдән соң, 60 кешедән торган төркем оешачак. Алар КФУ базасында белем алачак. Укыту программасы 250 сәгатькә исәпләнгән. Тик җитәкчеләр әзерләү өчен практик белем дә бик кирәк дип саныйбыз. Студент елларындагы кебек парта арасында утыру гына аз. Өстәвенә программада катнашучыларның күбесе дәүләт идарәсе секторында эшләп карамаган. Шуңа күрә уку барышында алар төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән очрашачак, КАМАЗга, «Алабуга махсус икътисадый зонасы»на, Иннополиска барачак.
Программада катнашучылар арасында Казаннан Дистах Салихов та бар.
– Хәрби хезмәт юлым 1995 елда Казан артиллерия училищесыннан башланды, – ди ул. – Пенсиягә чыкканчы Ватанга хезмәт иттем. 2023 елда иреклеләр корпусына эләктем. Аның кысасында Африкада булдым, махсус хәрби операциядә катнаштым. «Батырлар. Герои Татарстана» программасы башлану турында да хатыным мин Африкада вакытта хәбәр итте. «Катнашып карыйсың килмиме?» – диде. Бик теләп ризалаштым. Программаның бурычлары һәм максатлары бик ошады. Без махсус хәрби операциядән әйләнеп кайтучыларга тыныч тормышка яраклашырга, биредә үз урыннарын табарга ярдәм итәргә тиеш.
«Моңа кадәр булган сынаулар авыр идеме?» – дип тә сорадык аннан. «Артык авыр дип тә, җиңел дип тә әйтә алмыйм. Аларны ышанычлы рәвештә уздым. Дөресен әйтәм: тестта бер сорауга җавап бирә алмадым. Мантыйкка бәйле иде ул. Әле өйгә кайткач, интернеттан шул сорауны эзләп тә таптым. Җавап бирмәслек түгел, уйларга вакыт җитмәгән, күрәсең, – ди ул. – Программаны узганнан соң, хезмәт юлымны иминлекне тәэмин итү өлкәсендә дәвам иттерәсем килә. Тыныч тормышта мин профессиональ коткаручы булып эшләдем. Шуңа күрә тормыш бәясен бик яхшы беләм».
Дистах Салихов әйтүенчә, Ватан алдындагы бурыч беркайчан да бетми. «Без булмасак, кем? Мин һәрвакыт илебезгә хезмәт иттем һәм алга таба да аңа тугры булып калачакмын. Бу карарымны тормыш иптәшем һәм өч балам да аңлап кабул итә. Җиде яшьлек төпчек кызым гына, мин өйдә булмаганда, бик сагына», – ди ул.
Булачак җитәкчеләр белән әңгәмә оештыручыларның берсе, Татарстан Рәисе каршындагы кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы әгъзасы, отставкадагы полковник Ольга Ажимова сүзләренә караганда, махсус хәрби операция күп кешегә ватанпәрвәрлек хисен яңача, тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм иткән.
– Шуңа күрә алар тыныч тормышта да илебезгә файдалы булырга тели, – диде ул программада катнашучылар турында. – Безгә килүчеләр арасында куркып калучылар да байтак. Сөйләшә торгач, аларның күңелләре белән әле һаман да тегендә булуын аңлыйбыз. Арада яу кырында ятып калган иптәшләре өчен үзен гаепле хис итүчеләр дә бар. Син исән калган икән, димәк, бу дөньядагы миссияң төгәлләнмәгән әле. Шуны төшендерергә тырышабыз. Нәтиҗәдә үзләре өчен дә, һәлак булган дуслары-хезмәттәшләре өчен дә янып яши башлыйлар. Әле яңа гына сигез төрле тән җәрәхәте алган 31 яшьлек ир-ат белән очраштык. Беләсезме, ул боегып калмаган. Яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү теләген чынга ашыра. Үзе кебек махсус хәрби операциядә яраланып кайткан иптәше белән Чаллыда балалар бакчалары, мәктәпләрдә очрашулар үткәрәләр. Бу да – тыныч тормышка кайту юлы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез