• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

«Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!» Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган акция узды

Бүген Муса Җәлил һәйкәле янында Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе ветераннар оешмасының «Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!” дигән ватанпәрвәрлек акциясе узды. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуга һәм Россиядә, Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучы елына багышланды.

Акцияне алып баручы, хәрби хезмәт һәм дәүләт хезмәте ветераны, хәрби хәрәкәтләр ветераны Рөстәм Гайнетдинов ТАССРның Җиңүгә керткән өлеше турында кыскача гына сөйләп үтте. Чарада катнашучылар сугыш еллары турында шигырьләр сөйләде. Шуннан соң Муса Җәлил һәйкәленә һәм җәлилчеләр барельефына чәчәкләр салынды.
Соңыннан Җәлил һәйкәле янында һәм Казан Кремленең Губернатор сарае бинасы янында күмәкләшеп фотога төштеләр.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

емленең Губернатор сарае бинасы янында күмәкләшеп фотога төшү булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы минниханов "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре