Хәзерге минутларда Галиәскәр Камал исемендәге театр бинасында "Без-тарихта эзлебез" дигән шәҗәрә бәйгесенең йомгаклау өлеше уза. Финалга республиканың төрле районнарыннан 6 гаилә чыккан.
- Бүген - Халыкара гаилә бәйрәме. Бу бәйгенең максаты да гаиләләрне берләштерү,туганлык җепләрен ныгыту,нәселеңне,тарихыңны барлау. Әлеге бәйге 3 ел рәттән оештырыла. Шушы вакыт эчендә 100 дән артык гаилә катнашып, 30 буынын эзләп табучылар бар,- ди Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.
Шәҗәрә бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Минңеханов белән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез