• Фото: шәхси архивтан

Бездә – сөенеч! «ВТ» гаиләсе ишәйде

«ВТ» гаиләсе ишәйде: 13 сентябрьдә хезмәттәшебез Чулпан Галимова әни булды.

Галимовлар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салды. Чулпанны һәм аның тормыш иптәше Зөлфәтне әлеге зур куанычлары белән ихластан котлыйбыз! Сабыегыз тормышыгызның кадерле чәчкәсе булып, һәр туасы таңга ямь өстәп, сау-сәламәт, тәүфыйклы, рәхимле бала булып үссен! Ике канаты тигез, бәхете түгәрәк, ризыгы мул булсын.

Хөрмәт белән, «Ватаным Татарстан» редакциясе хезмәткәрләре

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре