Җәйнең ямен черки ала. Белгечләр әйтүенчә, черкиләр еш кына беренче һәм дүртенче кан төркемнәре булган кешеләргә һөҗүм итә. Моннан тыш, аларга тир һәм углекислый газ исе ошый. Шул ук вакытта черкиләр күбрәк хатын-кызларны, бигрәк тә йөкле ханымнарны үз итә. Ник дигәндә, аларның тән температурасы югары була. Әлеге канечкеч бөҗәкләр ислемай исенә дә битараф түгел. Алар гормональ үзгәрешләрне дә тиз сизә. Черкине организмны стресстан сакларга ярдәм итә торган кортизол җәлеп итә.
Черки тешләгәннән соң кычытуны ничек басарга?
– Бу очракта сода эремәсеннән дә яхшысы юк. Ул бер стакан җылы суга 1–2 чәй кашыгы аш содасы салып ясала. Алга таба әлеге эремәгә бинт яки марляны манып алып, шуны черки тешләгән урынга куеп торырга кирәк. 9 процентлы серкә белән ясалган шундый ук эремәнең дә файдасы зур.
– Тырнак гөл (календула) төнәтмәсе, корвалол белән валокордин кебек тынычландыргыч дарулар да кычытуны баса.
– Черки тешләгән урынга кефир яки каймак сөртеп куйсаң да, нәтиҗәсе озак көттермәс.
– Алоэ, шалфей кебек үсемлекләрне төеп, шуннан чыккан сокны черки тешләгән урынга куеп торсаң, кычытуның эзе дә калмас.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез