Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә илкүләм ярышларда җиңгән командаларны уңышлары белән котлады.
Инде хәбәр иткәнебезчә, «Стрела-Ак барс» командасы берничә көн элек регби буенча Россия чемпионы булып танылды. Моңа кадәр якташларыбыз Россия Кубогы һәм Суперкубогында да уңышка ирешкән иде. «Бу җиңүләр – зур эш, рух ныклыгы һәм югары осталык нәтиҗәсе. Хәлиткеч матч бик кискен һәм мавыктыргыч булды», – диде Рөстәм Миңнеханов чемпионнарны котлаганда. Татарстан Рәисе команданың илдә иң көчлеләр сафына әйләнеп кайтуын клуб җитәкчелеге, тренерлар, уенчылар һәм административ хезмәткәрләрнең уртак уңышы дип бәяләде. Ул Татарстанның Регби федерациясенә, иганәчеләргә, спортчыларның якыннарына, җанатарларга рәхмәт әйтте һәм бу спорт төренең алга таба үсәчәгенә ышаныч белдерде. «Безгә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Сезнең игътибарыгыздан башка мондый уңышларга ирешеп булмас иде», – диде команданың баш тренеры Джей Пи Нил, Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Рәисе чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы булып танылган «Динамо-Ак барс» ир-егетләр һәм «Ак барс-Динамо» хатын-кызлар командалары белән дә очрашты. Егетләр быел Суперкубок яуладылар һәм 23 нче мәртәбә ил чемпионы исеменә ирештеләр. Кызларның исә бу – 5 нче җиңүе. «Сез Татарстанның спорт традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам иттерәсез», – диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга. Ул команда җитәкчеләренә, уенчыларга, тренерларга, Чирәмдәге хоккей федерациясенә, «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыятенә рәхмәтен җиткерде.
Аңа кадәр Татарстан Рәисе Хөкүмәт йортында Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән республикада спортның әлеге төрен үстерү һәм турнирлар уздыру турында фикер алышты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез