Биредә «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленә йомгак ясыйлар. Җиңүчеләрне «Вокал», «Хореография», «Уен кораллары» номинацияләре буенча зона турларында сайлап алганнар. Барлык районнардан 512 гариза кабул ителгән. Катнашучылар саны 4300 гә җиткән. Гала-концертның куючы режиссеры Рамил Сибгатуллин белдергәнчә, тамашачыларны гаҗәеп театраль кичә көтә. Быел төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне милли блоклап бүлмәячәкләр. Чыгышлар бербөтен булып барачак.
«Төрле җирдә агучы су чыганаклары бергә килеп кушыла да Зур елга барлыкка килә. Безнең Татарстаныбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре дә шулай ук. Алар үз гореф-гадәтләре, йолалары белән гомер итә. Ләкин барысы бергә кушылып республикабыз тормышын, аның яшәешен булдыра», – ди оештыручылар. Гала-концертка да шул мәгънәне салганнар. «Безнең төп байлыгыбыз – республикада яши торган халыкларның бердәм һәм дус булуы. Без бит күршебездә яшәгән кешеләрне дә, эштәге хезмәттәшләребезне дә кайсы милләттән дип аермыйбыз. Бергә аңлашып гомер итәбез. Бу бик мөһим», – дип белдерде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова матбугат конференциясендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез