Шулай итеп, башкалада барлыгы 600 мең кв. м мәйданда асфальт яңартылган, эскәмия, яктырткыч баганалар, балалар мәйданчыклары кебек 5 меңнән артыграк кирәк-ярак, 120 дән күбрәк контейнер мәйданчыклары урнаштырылган. Эш йомгаклары буенча 5 мең яңа парковка пәйда булган. Кыскасы, ишегалларын төзекләндерү Казанда яшәүче 100 меңнән артыграк кешенең тормыш сыйфатын яхшырткан.
Гомумән, алты ел эчендә шәһәрдә барлыгы 2,7 мең ишегалды яңартылган. 600 меңгә якын кешегә кагылган бу. Ремонт таләп итә торган ишегалларының 80 проценты чамасы төзекләндерелгән инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез